Top.Mail.Ru
«Динамо» КА – Мы – это мир без опастности

Куркынычсызлык Агентлыгы «ДИНАМО»

Безнең бурыч
ДӨНЬЯНЫҢ ТЕЛӘСӘ КАЙСЫ ПОЧМАГЫНДА ҺӘМ НИНДИ ГЕНӘ КАТЛАУЛЫ ШАРТЛАР БУЛУГА КАРАМАСТАН, ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК БЕЛӘН ШӘХСИ МИЛЕК ҺӘМ МӘГЪЛҮМАТИ ИМИНЛЕК ТӘЭМИН ИТҮ.
ышанычлы команда
тәҗрибә
профессиональлек
техник яктан тәэмин ителгән булу
шәхси мөнәсәбәтләр
дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү
24/7
бәя/сыйфат

Кәдерле партнерлар!

  «Динамо» куркынычсызлык агентлыгы 2008 елда оеша. Без эшләү дәверендә, үзебезне ышанычлы партнер буларак күрсәтеп, сак хезмәте өлкәсендә лидерга әйләндек.

    Уңышка ирешүнең сере коллективта бербөтен булып эшләү, әлеге тармакта озак еллар тәҗрибә туплаган югары квалификацияле белгечләр белән хезмәттәшлек итү, һәр клиентка индивидуаль якын килү һәм заманча мәгълүмати технологияләр куллануда.

  Хәзерге вакытта «Динамо» КА ул – ягулык-энергетика оешмаларының эре объектлары, финанс-кредит системасы, Россия һәм Татарстан Республикасы ритейлында комплекслы рәвештә куркынычсызлык тәэмин итә торган компанияләр группасы.

Ихтирам белән,
Руслан Дәүләтшин

Күрсәтелә торган хезмәтләр

Безнең партнерлар www.abdinamo.ru
«ТАНЕКО» АҖ

Россиянең нефть эшкәртү тармагындагы предприятие

«Татнефть» ПАО

Геологик эзләнүләр уздыра, нефть чыгара һәм эшкәртә торган нефть компаниясе

«АЛАБУГА» махсус икътисади зона

Россиядәге сәнәгать-җитештерү тибындагы эре махсус икътисади зона

«АК БАРС» Банк

Россия коммерция банкы

«Сбербанк» ПАО

Россиянең әйдәп баручы банкы һәм Европадагы эре банкларның берсе

«ТУПОЛЕВ» ПАО филиалы

Авиация конструктор бюросы

«КАЗАН ВЕРТОЛЕТ ЗАВОДЫ» ПАО

Ми-8/17 вертолетлары җитештерүче

«Казаньоргсинтез» ПАО

Россиядәге полиэтилен җитештерүче иң эре оешма

ПАЛП Инвест

Кәгазь һәм тиссью эшләнмәләре җитештерүче

«КАЗАНЬКОМПРЕССОРМАШ» ААҖ

Компрессор җиһазлары һәм компрессор базасында тулы комплектлы җайланмалар җитештерүче

Сезнең комментарийлар

«Динамо» шәхси сак предприятиесе үзен гаять җаваплы, намуслы һәм ышанычлы партнер итеп күрсәтте.

Хезмәттәшлек дәверендә без әлеге коллективның үз эшенең остасы һәм югары потенциаллы булуына күп мәртәбә инандык. Шулай ук шәхсән Сезнең дә компетентлы һәм эшкә сәләтле икәнегезне күрдек. «Танеко» ААҖ милкенең иминлеген тәэмин итү һәм сакны тиешенчә оештыру буенча куелган барлык бурычлар төгәл, камил һәм оператив төстә үтәлде.

Фидакарь хезмәтегез, сыйфатлы эшегез өчен рәхмәт! Оешманың барлык хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телим. Тормыш сезне сирәк сынасын, мөмкин кадәр күбрәк бәхет һәм уңыш кына китерсен.

«Танеко» ААҖ генераль директоры Л.С. Алехин

Республика өчен үтә дә әһәмиятле булган «Татнефть» объектларының иминлеген тәэмин итүдә хезмәттәшлек күрсәткән өчен «Динамо» агентлыгы җитәкчелегенә һәм коллективына чиксез рәхмәтлебез! Сезгә иртәгәсе көнне ышаныч белән каршы алуыгызны, матди яктан аягыгызда нык басып торуны, куелган максатларга уңышлы ирешүегезне телибез. Янәшәгездә һәрвакыт барлык хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итә, ирешелгән казанышларны уртаклаша алырдай тугры дуслар һәм фикердәшләр булсын.

Безнең партнерлык мөнәсәбәтләре дә уңышлы дәвам итүгә өметләнәбез.

В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ПАО төзелеш проектларын гамәлгә кую идарәсе җитәкчесе Н.П. Заикин

«Свияжск төзелеш компаниясе» ҖЧҖ исеменнән һөнәри осталык һәм үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарган, объектны саклауны грамоталы һәм югары дәрәҗәдә оештырган өчен «АБ Динамо» агентлыгына тирән рәхмәтебезне белдерәм. Һөнәри эшчәнлекләрендә югары үрләр яулауларын телим һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә ышанып калам.

«Свияжск төзелеш компаниясе» ҖЧҖ директоры А.Т. Насибулов

«АБ Динамо» оешмасы белән эшләү вакытында алар үзләрен барлык яктан да ышанычлы, җаваплы һәм эшлекле партнер буларак танытты. Сезнең коллектив үзенең профессиональлеген, намуслыгын да бер мәртәбә генә расламады.

Оешманың хезмәткәрләренә озын гомер, авыр эшләрендә уңыш-казанышлар телим. Киләчәктә дә хезмәттәшлек итеп яшәргә язсын.

«Камгэсэнергострой» ААҖ директор урынбасары С.П. Ямашев

Сезнең компаниягә алга таба да чәчәк атарга, барлык клиентларыгыздан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетергә насыйп булсын. Җитәкчелеккә – зурдан-зур уңышлар, ниятләгән эшләренең чынга ашуын; хезмәткәрләргә – бервакытта да сынатмауларын; коллективка – аңлашып эшләү, эшлекле мохит, матди тотрыклылык һәм киләсе көн өчен ышаныч булуын телибез.

Сезне ышанычлы  һәм даими партнерларыбыз рәтендә күрүебезгә шатбыз. Безнең оешмалар арасындагы эшчәнлек киләчәктә дә уңышлы дәвам итәр дип өметләнәсе килә. Сезнең белән эшләп, бизнес өчен отышлы һәм керемле нигез булдырабыз.

«Бринкс» ҖЧҖ генераль директоры Г.В. Збар